19 февраль 2021 яңалыклары
-
Булгач, ир-егет шундый булсын!
Туган көн һәрбер кешенең гомерендә истәлекле вакыйга, ә инде 9 дистәне тутыру ул аеруча күңелле мизгел. 18 февраль көнне Кече Битаман авылында яшәүче хөрмәтле якташыбыз Мәгъсүмҗан Галимҗан улы Галимҗанов та үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Күркәм бәйрәм хөрмәтенә Мәгъсүмҗан абый туган-тумачасыннан, якыннарыннан гына түгел, Биектау районы, авыл җирлеге җитәкчелегеннән дә котлау һәм рәхмәт сүзләрен ишетте. Шушы көннәрдә пар канаты Нурания апа белән бергә матур, тигез гомер итүләренә дә 65 ел тулган. Россия Президенты Владимир Путин кул куйган Рәхмәт хатын, истәлекле бүләкләрне юбилярга район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тапшырды.
-
Узган ел катлаулы, әмма бик нәтиҗәле булды
2020 нче ел гаять катлаулы, шул ук вакытта кызыклы да булды. Биектау районында ул юбилей даталарын билгеләп үтү, үзгәрешләр һәм ныклы адымнар белән алга таба үсеш билгесе белән узды. Сайлаулар, үзара салым буенча референдумнар, инфраструктураның актив үсүе - вакыйгалар бер-берсен алыштырып кына тордылар.
-
Йомгак ясалды. Планнар билгеләнде
Шәпше мәдәният йортында 2020 елга йомгак ясауга багышланган очрашу булып узды. Биредә Биектау районы Советының 6 нчы утырышы үткәрелде. Гадәттәгечә ел йомгаклары белән район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин таныштырды. Ул 2021 елга планнар турында сөйләде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, ТРның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.